«Мин балачак иленнән»: Чаллы шагыйрәсе Әлфия Ситдыйкова иҗаты буенча әдәби кичә (6+)

17 гыйнвар көнне 12 нче санлы китапханә Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең актлар залында танылган Чаллы шагыйрәсе, бик күркәм балалар китаплары авторы Әлфия Ситдыйкова иҗаты буенча «Мин балачак иленнән» дигән әдәби кичә уздырды. 

балачак иленнэн
IMG20221205085119
IMG20221205084831
IMG20221205085002
IMG-20221205-WA0024

Чарада слайд-презентация ярдәмендә китапханәче язучының иҗаты турында сөйләде, яшь китап сөючеләр шагыйрәнең шигырьләрен тыңлады, авторның яңа китаплары белән танышты, шулай ук шагыйрьнең шигырьләрен сәхнәләштерде. 

Әлфия Ситдыйкова – ТР Язучылары берлеге әгъзасы, А.С. Грибоедов исемендәге Россия язучылары берлегенең әдәби премиясе лауреаты, егерме китап һәм күп кенә матур җырлар авторы. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: